Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда яңгыр, көчле җил һәм кырау төшүе көтелә

Иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә.

Татарстанда кыска вакытлы яңгыр һәм көчле җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 21 сентябрьдә республика территориясендә алмашынучан болытлы һава булачак. Төнлә явым-төшем көтелми, ә менә көндез һәм кичен урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал.

Төнлә җил көньяк-көнбатыштан, секундына 5-10 метр тизлектә исәчәк, көндез 7-12 м/с, урыны белән секундыа 15-17 метрга кадәр. Төнлә +7..+12 градус, көнчыгыш районнарда +1..+6, урыны белән һавада һәм туфракта −1 кадәр салкын көтелә. Көндез һаваның максималь температурасы +20..+25 градус.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев