Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда яңгыр һәм юеш кар явуы көтелә

19 октябрьдә республика территориясендә болытлы һава торышы булачак.

Татарстанда яңгыр һәм юеш кар булыр дип фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 19 октябрьдә республика территориясендә болытлы һава торышы булачак. Көндез урыны белән яңгыр һәм юеш кар рәвешендә уртача явым-төшем көтелә.

Җил — көньяк-көнбатыштан, секундына 6-11 метр тизлектә, урыны белән 14 метрга кадәр җитә. Төнлә +1..+3 градус. Көндез һаваның максималь температурасы +4..+9 градуска кадәр күтәреләчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев