Татарстанда ял көннәрендә +29 градуска кадәр эссе булачак
Көннәрнең бераз суытып җибәрүе скандинавия антициклонына бәйле.
Татарстанда пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә бераз суытканнан соң кабат җылы киләчәк. Республиканың Гидрометүзәге фаразлавынча, шимбә көнне +29 градуска кадәр эсселек көтелә.
КФУ профессоры Юрий Переведенцев аңлатуынча, көннәрнең бераз суытып җибәрүе скандинавия антициклонына бәйле, ул Баренцево диңгезеннән салкын һава китерәчәк. Ә ул җылынгач, температура күтәреләчәк һәм аннан соңгы көннәр җылы булачак.
Шулай итеп, 23 майда көндез +15 градус булачак, ә 24 майда максималь температура +18 градус тәшкил итәчәк, 25 майда, шимбә көнне, синоптиклар +24..+29 градус вәгъдә итә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев