Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда гаилә мөнәсәбәтләре һәм сәламәтлеге турында лекцияләр сериясе узачак

Очрашулар августта Казанда, Чаллыда, Әлмәттә, Кукмарада, Чистайда һәм Апаста узачак.

Татарстан районнарында гаиләгә багышланган фәнни-агарту лекцияләре сериясе уздырылачак. Республика Фәннәр академиясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чаралар Россиядә Гаилә елына багышланган.

Очрашулар августта Казанда, Чаллыда, Әлмәттә, Кукмарада, Чистайда һәм Апаста узачак.

«Безнең очрашуларның максаты — мәгълүмати-мәдәни гаилә булдыру, анда никахлы, балалы гаилә тормышы рәвеше мәңгелек кыйммәткә ия», — дип сөйләде Татарстан Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге җитәкчесе Айгөл Хурамшина.

2019 елдан Россиядә «Демография» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. Моннан тыш, яңа «Гаилә» илкүләм проекты эшләнә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев