Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда Дәүләт хезмәтләрендәге аккаунтлар белән бәйле мошенниклык турында кисәттеләр

Шундый очракларның берсе турында сөйләделәр.

Татарстанда яшәүчеләрне Дәүләт хезмәтләре порталында аккаунтлар белән бәйле мошенниклык очраклары ешаю сәбәпле сак булырга чакыралар, дип яза «Татар-информ».

Шундый очракларның берсе турында сөйләделәр. Республиканың Тукай районында 68 яшьлек хатын-кыз мошенник корбаны булган. Үзен пенсия фонды хезмәткәре итеп таныштырган билгесез кеше аның шәхси мәгълүматларын һәм порталдагы аккаунтка керү кодын алган. Нәтиҗәдә, ул дәүләт хезмәтендәге битенә керү мөмкинлеген югалткан, дип хәбәр итәләр Тукай районы прокуратурасында.

Әлеге факт буенча «Компьютердагы мәгълүматны хокуксыз алу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләре искәртә: беркайчан да таныш булмаган кешеләргә шәхси мәгълүматларыгызны һәм керү кодларыгызны тапшырмагыз. Әгәр дә сезгә шикле шалтырату булса, кичекмәстән сөйләшүне туктатыгыз һәм оешма белән туры элемтәгә керегез.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев