Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда бу атнада эссе булачак, яшенле яңгырлар явачак

Урыны белән боз яварга мөмкин.

Татарстанда 19 июньгә кадәр эссе булачак, яшенле яңгырлар да китәргә җыенмый. ТР Гидрометүзәге синоптиклары шундый фараз җиткерә.

Аларның мәгълүматлары буенча, 18 июньдә республика территориясендә алмашынучан болытлы булачак, кыска вакытлы яңгыр, яшен булуы ихтимал. Урыны белән боз яварга мөмкин.

Җил көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка 6-11 м/с тизлек белән исә. Урыны белән 14 м/с кадәр, ә яшен вакытында 15-20 м/с кадәр булырга мөмкин. Төнлә +16..+21 градус, көндез +34 градуска кадәр.

Чәршәмбе, 19 июнь көнне дә шундый ук һава торышы булачак. Төнлә +17..+22, көндез +28..+33 градус.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев