Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда бу атнада 35 градус эссе булачак

Төбәктәге һава торышы шартларына эссе антициклон тәэсир итә башлый.

Татарстанда бу атнада эссе һава торышы урнашачак. Яшен һәм кыска вакытлы яңгырлар беразга туктала, ә аннары янәдән башлана. Бу ТР Гидрометеорология үзәге фаразыннан аңлашыла.

Бүген, 11 июньдә, төбәктәге һава торышы шартларына эссе антициклон тәэсир итә башлый. Якынча ике көн дәвамында республика территориясендә явым-төшем булмый.

Бүген көндез +27..+32 градуска кадәр җылы. Чәршәмбе, 12 июньдә, төнге сәгатьләрдә +17..+22 градуска кадәр, көндез исә +29..+34 градуска кадәр эссе булыр, дип фаразлана.

Пәнҗешәмбе, 13 июньдә, температура фоны үзгәрмәячәк. Тәүлекнең караңгы вакытында явым-төшем көтелми, ә менә якты вакытта, атмосфера фронты якын булганлыктан, урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар яварга мөмкин.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, җомга, 14 июньдә, эссе һава торышы саклана, көндез температура +30 градустан +35 градуска кадәр була. Шул ук вакытта урыны белән яшенле яңгырлар явуы ихтимал.

Ял көннәрендә атмосфера фронтлары үткәндә Татарстанда яшенләп яңгырлар явачак. Шимбә +22..+27 градуска, ә көнчыгышта +32 градуска кадәр җылы фаразлана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев