Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда −34 градуска кадәр аномаль салкыннар турында шторм кисәтүе игълан ителде

Уртача тәүлеклек температура нормадан 10-20 градуска түбәнрәк булачак.

5 декабрьдән 13 декабрьгә кадәр Татарстанда аномаль салкын һава торышы көтелә, уртача тәүлеклек температура нормадан 10-20 градуска түбәнрәк булачак. Бу хакта республиканың Гидрометүзәге кисәтә.

5 декабрь төнендә температура −8..-13 градуска кадәр төшәчәк, көндезге сәгатьләрдә −6..-11 градус. Чәршәмбе, 6 декабрьдә, төнлә −14..-19, көндез −12..-17 градус. Бу көннәрдә бераз кар явуы көтелә, җил төньяк-көнбатыштан, секундына 15-17 метр тизлектә.

7 декабрьдә Татарстан арктик антициклон йогынтысына эләгәчәк, ул, ким дигәндә, киләсе атна уртасына кадәр хакимлек итәчәк.

Төнге температура −23..-29 градуска кадәр төшәчәк, түбән районнарда −34 градуска кадәр, көндез −20..−25 градустан югары булмаячак дип фаразлана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев