Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда 12 сәгатьлек «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафоны башланды

Алгы сызыктан ерак булмаган урыннардан турыдан-туры кушылулар да планлаштырыла.

Бүген, 15 июльдә, Татарстанда 12 сәгатьлек «Җиңү армиясенә кушыл!» акциясе башланды.

Марафон «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында узачак, аны YouTube һәс социаль челтәрләрдә карарга мөмкин булачак. Чараны Россия Герое Рәсим Баксиков алып бара.

Марафонга 60ка якын кеше кушылачак, туры эфир республиканың төрле шәһәрләреннән алып барыла.

Алгы сызыктан ерак булмаган урыннардан турыдан-туры кушылулар да планлаштырыла.

Марафонга Элвин Грей, Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинова һәм Рифат Зарипов киләчәк.

Марафон ТНВның рәсми төркемендә ВКонтакте социаль челтәрендә һәм канал сайтында трансляцияләнә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев