Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан халкын июньдә кыска эш атнасы көтә

Эшләми торган бәйрәм көне алдыннан килгән эш көненең озынлыгы бер сәгатькә кыскартыла.

12 июнь — чәршәмбегә туры киләчәк Россия Көне уңаеннан киләсе эш атнасы Татарстан халкы өчен дүрт көнлек булачак. Бу хакта ТР Хезмәт министрлыгы хәбәр итә.

РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсе буенча 12 июнь, Россия көне — эшләми торган бәйрәм көне, дип искәрттеләр ведомствода.

Хезмәт кодексының 95 маддәсе буенча эшләми торган бәйрәм көне алдыннан килгән эш көненең озынлыгы бер сәгатькә кыскартыла. 11 июньдә дә шулай булачак.

Шул ук вакытта, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы буенча 16 июнь — якшәмбе көнне республика мөселманнары Корбан гаетен бәйрәм итә башлаячак. Ләкин бу уңайдан өстәмә ял көне бирелмәячәк, чөнки ял көннәренә туры килгән республика бәйрәм көннәре күчерелми.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев