Татарстан Социаль фонды: Махсус операциядә катнашу вакыты икеләтә күләмдә стажга исәпләнә
Пенсия билгеләгәндә махсус хәрби операциядә катнашучыларга билгеле бер ташламалар карала.
Махсус хәрби операциядә катнашу вакыты икеләтә күләмдә стажга кертелә, пенсия коэффициентлары кебек үк — бер ел хезмәт итү өчен 3,6, дип белдерде Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
«<...> бу чор озын стаж өчен вакытыннан алда иминият пенсиясен билгеләгәндә дә исәпкә алыначак, ул вакытта картлык буенча иминият пенсиясенә хокук гомуми нигезләрдә пенсия яшеннән ике елга алданрак барлыкка килергә мөмкин, әмма ирләргә 60 яшьтән һәм хатын-кызларга 55 яшьтән иртәрәк түгел. Дөрес, искәрмә бар. Ул иреклеләр берләшмәләрендә булган вакытта зыян күргән яки авыру нәтиҗәсендә инвалид булганнарга каралган. Инвалидлык алган үз теләге белән махсус хәрби операциягә китүчеләргә дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия билгеләнә», — диде ул.
Эдуард Вафин шулай ук мобилизацияләнгән гражданнар, үз теләге белән баручылар һәм контрактчыларның хезмәт хокукларын саклау турында сөйләде. Әгәр дә алар хезмәт килешүе буенча эшләсәләр, бу Россия Кораллы көчләрендә хезмәт итү чорына эш урыны саклана, өстәвенә, эш бирүчеләр килешүне берьяклы тәртиптә өзәргә хокуксыз. Ә мобилизация буенча хәрби хезмәт узуын тәмамлаган гражданнарның үзләренә эш бирүче белән хезмәт килешүен кайту вакытыннан өч көннән дә соңга калмыйча, әйтик, хастаханә кәгазьләре буенча түләүләр хокукын саклап калу өчен, яңадан торгызырга кирәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев