Татарстан синоптиклары төнге салкыннар турында кисәтә
Җил секундына 13 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Пәнҗешәмбе, 14 ноябрьдә, Татарстанда бераз кар явачак. Җил секундына 13 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә термометр баганалары −5 градуска кадәр төшәчәк. Көндез +3 градуска кадәр җылыта, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәге.
Җомга, 15 ноябрьдә, шулай ук юеш кар явуы һәм көчле җил булуы ихтимал. Көндез чагыштырмача җылы һава торышы сакланачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев