Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан «Пушкин картасы» программасын гамәлгә ашыруда алдынгы төбәкләр бишлегенә кергән

Карта Россиянең бөтен территориясендә гамәлдә.

Татарстан «Пушкин картасы» программасын гамәлгә ашыру буенча лидерлар рәтендә тора: сатылган билетлар саны һәм алган керем күләме буенча республика Россия төбәкләре арасында, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Башкортстаннан соң, дүртенче урында килә. Беренче бишлекне Түбән Новгород өлкәсе йомгаклый, дип яза «Татар-информ».

ТР Мәдәният министрлыгы мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 10 ае эчендә Татарстанда барлык төр милек формасындагы оешмалар гомуми суммасы 306,2 миллион сумны тәшкил иткән 786 мең билет саткан.

2023 елның 10 ае эчендә алган керем буенча лидерлар — Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Татар дәүләт филармониясе, «Мадагаскар» кинотеатры (Бөгелмә), «Мастеровые» Рус драма театры (Чаллы) һәм Болактагы Яшьләр театры. «Пушкин картасы» буенча иң күп билетларны «Мадагаскар» (Бөгелмә), «Сансити», «Синема пять-Бар» һәм «Синема-5» (Түбән Кама) кинотеатрлары, шулай ук Г. Камал театры саткан.

«Пушкин картасы» Бөтенроссия программасы РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән мәдәни чараларны популярлаштыру өчен 2021 елның 1 сентябрендә старт алды. Әлеге карта ярдәмендә 14-22 яшьлек яшьләр театр, музей, күргәзмә, концертларга бара ала. 2022 елда бу карта белән үз илебездә төшерелгән кинога да билетны түләргә рөхсәт ителде. «Пушкин картасы» ның суммасы елына 3 меңнән 5 меңгә кадәр арттырылды. Карта Россиянең бөтен территориясендә гамәлдә. Аны рәсмиләштерү өчен заявканы Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта бирергә була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев