Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан Дәүләт торак инспекциясе ягып җылыту сезоны башлану вакыты турында әйтте

Татарстан Дәүләт торак инспекциясе өчен хәзер иң мөһиме торак фондның кышка әзерлеге.

Статистика буенча, Татарстанда ягып җылыту сезоны гадәттә 5 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр башлана. Бу хакта Татарстан Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе Александр Тыгин «Татарстан онлайн» туры эфирында хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Татарстан Дәүләт торак инспекциясе өчен хәзер иң мөһиме торак фондның кышка әзерлеге. Кыш була. 5 октябрьдән 10 октябрьгә кадәрге статистика буенча, төрле районнарда төрлечә, әмма якынча шул чорда җылыту сезоны башлана», — диде ул.

Хисаплар һәм статистик мәгълүматларга караганда, республиканың торак фонды кышка әзер, дип билгеләп үтте спикер. Тик практикада бу һәрвакытта да алай түгел.

«Статистика картинасы бик матур, аның буенча безнең торак фонды әзер. Ләкин инспекторның төп үзлеге — шик белдерү һәм ышанмау. Без бүгенгә якынча 700 йортны тикшердек, һәм аларның һәркайсында диярлек ниндидер кагыйдәләрне бозулар табабыз. 100дән артык очракта административ чаралар күрергә мәҗбүр булдык. Бу торак фондының якынча 15 процентында кагыйдәләрне җитди бозулар булуны күрсәтә», — диде Тыгин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев