Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Табиб, шагыйрь, җырчы...

Күпләр аны ак халатлы фәрештә дип йөртә. Сүзем, бөтен гомерен табиб һөнәре белән бәйләгән, Марс Хәмәтюныс улы Хафизов турында.

Ул 1949 елда Тукай районының Биклән авылында туып үсә. Мәктәпне көмеш медаль белән тәмамлагач, Казан медицина институтына укырга керә, аны 1974 елда тәмамлый, шул ук елны Түбән Кама шәһәренең Үзәк хастаханәсенә хатын-кыз авыруларын дәвалаучы табиб булып эшкә урнаша. Соңрак шин заводы поликлинасында, 1 нче бала табу йортында хезмәт итә. 

Аның шифалы куллары белән күпме бала якты җиһанга аваз сала, күпме хатын-кыз ана булу бәхетен татый. Шәхсән үземә, очрашулар вакытында, күз яшьләре аша, «Рәхмәт Марс Хәмәтюнысович, сез булмасагыз, үзем дә, балам да исән булмас иде», — дип әйткән сүзләрнең шаһиты булырга туры килде. 

15 ел дәвамында 2 нче шәһәр хастәханәсенең баш табибы, наркология диспансерының баш табибы хезмәтләре, югары квалификацияле оештыручы, медицина табибы буларак ул дәүләтебезнең югары бүләкләренә ия булды. 1993 елны Марс Хәмәтюныс улы Хафизовка «Татарстан Республикасының атказанган табибы» исеме бирелә. 1990 елда ул Татарстан Республикасы Югары Советына, 1999 нчы елда Түбән Кама берләштерелгән халык депутатлары Советына халык депутаты итеп сайлана, «Медицина һәм экология» бүлеге рәисе итеп билгеләнә. 

Әдәби иҗатка килгәндә, Марс Хафизов мәктәп елларыннан шигърияткә гашыйк, кайбер шигырьләре район газетасында урын ала, шул елларда Чаллыда уңышлы гына эшләп килгән иҗат яшьләренең «Лира» клубы эшчәнлегендә дә актив катнаша. «Иң беренче шигырем: «Табибларга мәхәббәт» исемле булды», — дип яза ул. 

Бүгенге көндә Марс Хафизов туган илгә, телебезгә, табигатькә, сөю-яратуга иң югары хисләр белән сугарылган шигырьләренең төп темасы — мәхәббәт, тугрылык, балалар язмышы булган 14 китап, 200 ләп җыр авторы. Аның шигырьләренә Илһам Хисмәтуллин, Зөфәр Хәйретдинов, Луиза Батыр-Болгари, Альфред Якшембетов, Рамил Әсхәдуллин, Илһам Ситдыйков, Мөхтәр Минһаҗев һәм башка бик күп композиторлар көй язып, җырлары Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Илһам Хисмәтуллин, Гүзәл Уразова, Иркә, Зөлфия Минһаҗева тарафыннан олы сәхнәләрдән яңгырый. Гүзәл Уразова «Язмыш йомгак сүтә» һәм Айдар Галимов «Мин авыл баласы» дигән җырлары белән «Алтын Барс»ка лаек булдылар. Җырчы Алинә Давыдова башкаруында, Рамил Әсхәдуллин көенә «Соңлама» исемле җыр авторы буларак, «Болгар радиосы» милли музыка премиясе лауреаты исемен яулады һәм диплом белән бүләкләнде. 

Марс абыйның тормышын, иҗатын тормыш иптәше Мәдинә ханымнан башка күз алдына китереп булмый. Юкка гына ул «Синең өчен» дип аталган, саллы гына бер китабын Мәдинә ханымга багышламагандыр?! Бу гаилә тулысы белән иҗади гаилә. Алар иҗаттан, сәнгатьтән, шигьрияттән рухи азык алып илһамланып яшиләр, оныкларын сөяләр. 

Шушы көннәрдә Марс Хафизов үзенең олпат, күркәм гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Без каләмдәшләре аксакал язучыбызга сәламәт, тигез озын гомер, без иҗатчыларга ныклы терәк булып, шатлыклы гомер кичерүен телибез. 

Рәсимә Нәбиуллина, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе 
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев