Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Сул колагым ишетми»: Элвин Грей хастаханәгә эләккән

Бу хакта Элвин Грей үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итә.

Җырчы Элвин Грей (чын исеме — Радик Юльякшин) хастаханәгә эләккән. Шул уңайдан артист 14-15 октябрь көннәрендә Бирск һәм Красноусол (Башкортостан) шәһәрләрендә узачак концертларын күчерә. Бу хакта Элвин Грей үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итә.

Ул колакларына салкын тию аркасында отит башлануы турында сөйләде.

«Сул колак ишетми, уңы ишетә. Табиблар дәвалануны дәвам итүне таләп итә һәм сәхнәгә бер-ике көн генә булса да чыкмаска киңәш итә. Концертларны иң якын вакытка күчерергә тырышачакбыз», — дип язган җырчы.

Соңрак артист ачыклаганча, концертлар 25 һәм 27 октябрьгә күчерелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев