Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Спорт һәрчак янәшә булсын!

Спорт сөюче түбәнкамалылар Төркиянең Истанбул шәһәрендә узган марафонда катнаштылар.

Алар арасында имам Салих хәзрәт Ибраһимов та бар иде. Хәбәрчебез аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать итте. 

— Сезгә ничек бу марафонда катнашу мөмкин булды? Марафонга дип, махсус атап бардыгызмы? 
— Мин марафонда быел икенче елымны катнашам. Бу — дөньяда уникаль халыкара континентальара марафон. Йөгерешчеләр юлы Европа һәм Азия аша уза, Босфор бугазы аша салынган күпердән дә йөгерергә туры килә. Без бит һөнәри спортчылар түгел, спортсөючеләр генә. Миңа карап башкалар да спортка якынайса мин бик шат. Максатым — башка шәһәрдәшләрне, дин кардәшләремне спортка, сәламәт яшәү рәвешенә тарту. Марафон барышында социаль челтәрләрдә видеороликлар куеп барырга тырыштым. Күз алдына китерегез, бер якта немецлар, французлар йөгерсә, икенче якта итальяннар чаба. Ә якташларыбызны күрү, тою аеруча рәхәт булды. 

— Түбәнкамалылар арасында уңышка ирешүчеләр тагын булдымы? 
— Шәһәрдәшебез, табиб Рөстәм Гарипов иң көчле унлыкка керде. Түбән Кама район балалар хастаханәсе хирургы булып эшләүче Рөстәм үзенең спорт карьерасын әле башлый гына, шуңа күрә мондый нәтиҗәне, һичшиксез, җиңү дип атарга мөмкин! 

— Марафонда алган тәэсирләрегез белән уртаклашыгыз әле... 
— Истанбулда бездәгегә караганда җылырак, тик климаты үзенчәлекле. Биредә дымлы һава, кайдадыр салкынча, кайдадыр кызурак, җилле булырга мөмкин. Шулай да йөгереп барганда беренчедән тирә-як матурлыгына сокланмый калу мөмкин түгел, икенчедән безне карарга чыккан төркиялеләрнең теләктәшлек белдерүе рухи көч бирә. Елга бер мәртәбә ярты Истанбул шәһәре транспорт өчен ябыла, хәтта Босфор күпере дә марафончылар өчен генә ачык. Биредә фанатизм юк, бу — күңел өчен, башкаларга моның мөмкин булуын, бернинди киртәләр булмавын, һәркем үзен сынап карый алуын күрсәтү өчен«, — ди Салих Хәзрәт Ибраһимов.

— Марафонда йөгерүчеләр арасында аралашу булдымы? 
— Күп илләрдән йөгерүчеләр төркем булып оешып килгәннәр. Без дә Түбән Камадан 15 кеше катнаштык. Әлбәттә, һәр ярыштан соң группа белән җыелып, бу турыда фикер алышу, хисләр уртаклашу булмый калмый. Марафоннарда даими катнашучылар, без инде якынча бер-беребезне таныйбыз. Казаннан килгән якташларыбыз белән дә аралашабыз. 

— Бу марафон турында ниләр әйтә аласыз? 
— Спорт белән һөнәри дәрәҗәдә йөгергән спортчылар белән бер марафонда катнашу үзе бер горурлык. Анда Африка илләреннән килгән йөгерү белән һөнәри дәрәҗәдә шөгыльләнүче спортчылар да, әби-бабайлар да катнашты. Без Түбән Кама дип язылган футболкалардан йөгердек. Мондый чараларда катнашырга кирәк, әлбәттә. Аллаһы Тәгалә безнең яхшы гамәлләребезне кабуллардан кылсын! Безгә карап башкалар да спортка тартылса, максатыма ирештем дип уйлыйм. Миңа диндәге хәзрәтләр теләктәшлек күрсәтте. Егетләребе Коръән дә ятлый, дин һәм спортны бергә алып бара. «5 верст» егетләре белән дә даими аралашып тору рухи көч бирә.

— Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Салих хәзрәт. Киләчәктә дә шулай актив булып, үзара аралашып һәм ярдәмләшеп яшәргә язсын.

Фото: Салих хәзрәт Ибраһимов видеосыннан скриншот

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев