Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Синоптиклар Татарстанда ягып җылыту сезонына һава торышын фаразлады

Фаразны Россия Гидрометеорология үзәге белгечләре төзегән.

Татарстан Гидрометеорология үзәгендә киләсе ягып җылыту сезонында республикада нинди һава торышы булачагы турында сөйләделәр.

Фаразлау буенча, октябрьдә уртача һава температурасы нормадан югары, +4,9 градус булачак. Киләсе айларда — ноябрьдән алып мартка кадәр ул нормага якын фаразлана. Шулай итеп, көзнең соңгы аенда республикада уртача һава температурасы норма буенча −2,7, декабрьдә −8,9, гыйнварда −10,9, февральдә −10,7 градус булырга тиеш. Синоптиклар фаразлавынча, мартта уртача айлык температура −4,2 булырга тиеш.

Фаразны Россия Гидрометеорология үзәге белгечләре төзегән. Алга таба аңа төзәтмә һәм ачыклык кертеләчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев