Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Синоптиклар Татарстанда бераз суытачагы хакында кисәтте

Явым-төшем ихтималы аз.

Алдагы көннәрдә Татарстанда антициклоннар алмашыначак, нәтиҗәдә бераз суытырга мөмкин. Явым-төшем көтелми, дип белдерделәр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.

1 октябрьдә төнлә төбәктә +5..+10 градус җылы булды, урыны белән һава температурасы +3..-2 градуска кадәр төште. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +18..+23 градуска кадәр күтәреләчәк.

2-3 октябрьдә 0..+6 градус, түбән урыннарда 0..-2 градус булуы көтелә. Көндез исә +15..+20 градуска кадәр җылытачак.

Җомга һәм шимбәдә һава торышында сизелерлек үзгәрешләр көтелми. Явым-төшем ихтималы аз, көндез һава температурасы +15..+20 градус тәшкил итәчәк.

Элегрәк коры һәм җылы һава торышы аркасында республикада шторм кисәтүенең озайтылуы билгеле булган иде, бу урманнарда янгын чыгу куркынычы югары булу белән бәйле.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев