Синоптиклар Татарстанда 15-19 мартта нормадан 4 градуска югарырак җылы һава торышы вәгъдә итә
Урыны белән бераз кар яварга мөмкин.
Алдагы өч көндә, 15-17 мартта, Татарстанда һава торышы әллә ни үзгәрмәячәк, явым-төшемнәр көтелми, диелә республиканың Гидрометеоүзәге фаразында.
Синоптиклар мәгълүматлары буенча, төнлә температура −4..-9 градуска кадәр төшәчәк, түбән урыннарда аязганда −14 градуска кадәр. Ә көндез һава +6га кадәр җылынырга мөмкин.
Җомга көнне 15 м/с кадәр җил көтелә.
Гомумән алганда, бу көннәрдә уртача тәүлеклек температура нормадан 3-4 градуска югарырак булачак. Мондый һава шартлары карның салмак эрүенә ярдәм итә, дип билгеләп үтә метеорологлар.
ТР Гидрометеоүзәге фаразлавынча, киләсе атна башында, 18 һәм 19 мартта, урыны белән бераз кар явачак, ә температура фоны бу атнадагы кебек үк калачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев