Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Синоптиклар сентябрьдә һава торышы нормадан бер градуска җылырак булачак дип фаразлый

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул хакта хәбәр итә.

Татарстанда сентябрь аенда уртача һава температурасы климатик нормадан бер градуска югары булачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул хакта хәбәр итә.

Тулаем алганда, көзнең беренче аенда республика өчен климатик норма — 11,9 градуска, Казан өчен 12,3 градуска тигез. Шул рәвешле, уртача һава температурасы +12,9 һәм 13,3 градус тәшкил итәчәк.

Сентябрьдә айлык явым-төшем күләме нормага якын булыр дип көтелә, ул төбәк өчен — 48 миллиметрга, аның башкаласы өчен 50 миллиметрга тигез, дип искәртә синоптиклар.

Татарстанда август ахыры климатик нормадан 4-6 градуска югарырак булды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев