Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Синоптиклар атна буена явачак яңгырлар вәгъдә итә

Төньяк-көнбатыштан 15-17 м/с тизлектәге көчле җил.

Татарстанны каплап алган киң циклон аркасында яңгырлар атна ахырына кадәр явачак. Дөрес, чәршәмбедән явым-төшем бераз кими, дип хәбәр итә синоптиклар.

Сишәмбе, 13 августта, урыны белән көчле яңгыр, кайбер районнарда яшенле яңгыр булыр дип көтелә. Шулай ук төньяк-көнбатыштан 15-17 м/с тизлектәге көчле җил көтелә, диелә республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәрендә.

Алдагы көннәрдә көчле яңгырлар ихтималы аз. Сишәмбедән шимбәгә кадәр төнлә +9..+15 градус, көндез +15..+21. Метеорологлар билгеләп үткәнчә, мондый һава торышы климатик нормадан 3-4 градуска салкынрак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев