Синоптик февральнең җылы булмаска мөмкинлеген әйтте
Февральдә уртача температура нормадан югарырак булачак.
Февральдә уртача температура нормадан югарырак булачак, әмма һава торышы тотрыклы булмаска мөмкин — кинәт җылытачак һәм суытачак. Бу турыда РИА Новости Россия Гидрометүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
«Метеорологлар февраль нормадан җылырак булыр, дип фаразлый, бу чыннан да шулай, әмма декабрь аен искә төшерегез: уртача айлык температура нормага туры килде, ләкин айның беренче яртысы экстремаль салкын, ә икенчесе экстремаль җылы булды. <...>», - диде Вильфанд.
Синоптик сөйләгәнчә, «күпкә өметләнгәнннән соң иң ачы күңел кайту була», шуңа күрә яз килде дип уйларга кирәкми: кар катламы гадәттә апрельнең беренче ункөнлегендә эри башлый.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев