Сәхнә әсәрләре остасы
Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театрында чираттагы «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль кичәсе булды.
Ул танылган драматург, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый, Саҗидә Сөләйманова, Гамил Афзал һәм Туфан Миңнуллин исемендәге премияләр лауреаты Данил Салихов иҗатына багышлап оештырылды.
Мәшһүр «Җидегән чишмә» сәхнәсе түрендә урын алырлык дәрәҗәгә ирешү өчен, әлбәттә, кеше үзе дә татар дөньясында танылган шәхес булырга тиеш. Башкарган эшләре, кылган гамәлләре белән милләтебезнең горурлыгына әверелгән күренекле шәхесләргә генә шундый хокук бирелә. Данил Хәбибрахман улының исеме исә мәдәният дөньясында хәбәрдар булган һәр кешегә мәгълүм. Чөнки драматург — һәрчак кешеләрнең күз алдында. Данил әфәнде иҗат иткән сәхнә әсәрләре бик күп сәхнәләрдә спектакль буларак уйналып, тиз арада тамашачыларның мәхәббәтен яулады. Аның китаплары күп телләргә тәрҗемә ителеп, дөнья күрде.
Мәртәбәле кунак моңа кадәр дә шәһәребезгә килеп, әдәби проект кысаларындагы очрашуларда катнашкан булса да, «Җидегән чишмә» сәхнәсендә беренче тапкыр. Шулай да, драматургия өлкәсендә иҗат итә торган язучы буларак, сәхнә — аның стихиясе. Ул сәхнә тормышын тамашачы буларак, залдан карап утырып кына белүчеләрдән түгел, республиканың мәшһүр театрлары труппаларында эшләп, күп рольләр башкарган сәхнә әһеле буларак та белә. Шуңа күрә Данил Салихов, сәхнә түренә күтәрелгән мизгелдән башлап, үзен бик иркен тотты. Хәер, кичәне Татарстанның халык артисты, атказанган сәнгать эшлеклесе, М. Сәлимҗанов исемендәге республика премиясе лауреаты Рөстәм Галиев ачып җибәрү дә үзенекен иткәндер. Алар тиз арада «уртак тел» таптылар. Кайчандыр бер үк уку йортында белем алып, бер үк шартларда олы сәхнәгә чыккан артистларның уртак истәлекләре байтак иде.
Кичәдә Данил Салиховның иҗатына битараф булмаган киң катлау кешеләре — төрле һөнәр ияләре, студентлар, укучылар катнашты. Зал шыгырым тулы иде дисәк, һич тә хаталану булмас.
Ул, тумышы буенча, милләтебезгә күп кенә талантлы шәхесләр биргән Актаныш төбәгеннән. Үзләре дә җыр-моңга гашыйк ата-ана кечкенәдән Данилда сәхнәгә мәхәббәт тәрбиялиләр. Шундый шартларда үскән малайның, киләчәктә сәхнә тормышын сайлавы бер дә гаҗәп түгел. Башта Казан музыка училищесының вокал бүлегендә укып, аннан соң Казан театр училищесын уңышлы гына тәмалап, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты буларак олы сәхнәгә аяк баса ул. "Марсель Сәлимҗанов мәктәбе«н узарга туры килә егеткә. Булачак драматургның киләчәктәге иҗат эшчәнлегенә әнә шунда нигез салына.
Һәм ул, өлгереп җиткән артист, әдәби иҗатка сәләтен сынап карый — беренче сәхнә әсәрләрен иҗат итә. Бер-бер артлы куелган спектакльләрен халык бик җылы кабул итә. Тагын шунысын да искәртү урынлы булыр — аларның күбесе төрле сәхнәләрдә кат-кат уйнала. Тамашачы алдында шулай тиз популярлашып китүенең тагын бер ягы — комедия өлкәсендә иҗат итүче драматург әсәрләрендәге геройлар тормышның үзеннән алынган, шуңа күрә укучыларның мәхәббәтен тиз яулый.
«Җидегән чишмә» кунагы Данил Салиховны шәһәребез җитәкчелеге исеменнән Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар Рамазанов улы тәбрикләде. Кичәдә чыгыш ясаучылар арасында шулай ук дин галиме Ильяс Җиһаншин, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Риф Гатауллин да бар иде. Актанышлыларга, Әлмәт, Минзәлә театрлары кунакларына да аерым-аерым сәхнәгә чакырып сүз бирделәр. Данил Салиховның дуслары, якыннары да игътибардан читтә калмады. Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры артистлары чыгышлары да кичәгә ямь өстәде. Үзе дә Актанышта туып-үскән шәһәрдәшебез, җырчы-композитор Илһам Хисмәтуллин һәм Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов башкаруындагы матур җырларны тамашачылар алкышларга күмде. Хәер, Данил Салихов үзе дә кимен куймады — җыр-моңга да сәләтле артистның сәхнә түреннән берничә җыр башкаруын тамашачылар тын да алмыйча тыңлады. Заманында музыка училищесының вокал бүлегендә укыган кеше лә ул!
Шәһәребездә әдәби иҗат белән шөгыльләнүчеләр Данил Салиховка аеруча хәерхаклы. Кайда гына эшләмәсен, ул Түбән Кама шагыйрьләре һәм язучылары белән һәрчак элемтәдә торды. Татарстан Язучылар берлегендә эшләгән елларында, бигрәк тә аның рәисе булып торган чагында, якташ язучыларыбызның иҗатын республикада танытуга үзеннән зур өлеш кертте. Шәһәребездә эшләп килүче «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллина, шулай ук аннан алда берләшмәне озак еллар җитәкләгән язучы, драматург Фәтхулла Абдуллин сәхнә түренә күтәрелеп, мөхтәрәм шәхескә рәхмәтләрен җиткерделәр.
Данил Салихов киң кырлы язучы, талант иясе генә түгел, гаилә җанлы кеше дә әле. Әлеге очрашуга аның хатыны Рәмзия ханым да чакырылган. Тагын да куанычлысы — Данил әфәнде үзенең балалары, оныклары турында да зур горурлык хисе белән сөйләде. Әлбәттә, берберсенә мәхәббәт, аңлашу, ихтирам булган гаиләдә генә бәхетле балалар үсә.
«Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль кичәсен Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театрының танылган артистлары Эльвира һәм Раушан Әсәтовлар бик матур итеп алып барды. Ике сәгатьтән артык барган кичә, бер тында сизелмичә дә узды.
Чара ахырында Данил Салихов шушы кичәне оештыручыларга, тамашачыларга, гомумән үзенең иҗатына битараф булмаган балык түбәнкамалыларга рәхмәтен белдерде.
Тимур Мозаффаров һәм Алмаз Сәйфуллин фотолары
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев