Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Шамил Садыйков Язучылар берлегендә Яшьләр бүлеген булдырырга тәкъдим итә

Җитәкче фикеренчә, татар әдәбиятының киләчәге — көн кадагында торган мәсьәлә.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков Язучылар берлегендә Яшьләр бүлеген булдырырга тәкъдим итә.

Җитәкче фикеренчә, татар әдәбиятының киләчәге — көн кадагында торган мәсьәлә. 

«Киләчәк турында уйласак, безгә яшь язучылар мәсьәләсен күтәрергә кирәк. Беркадәр алар белән эш башланды. Без «Татмедиа» да булган эшчәнлекне Язучылар берлеге белән бергә уртак эшкә әверелдерергә дигән фикергә килдек. Язучылар берлегендә Яшьләр бүлеген булдырып яңа команда формалаштыру тәкъдиме белән чыктым», — диде Шамил Садыйков.

Шамил Садыйков оештыру эшен байтак еллар «Идел» журналын җитәкләгән, хәзер Татарстан китап нәшриятында эшләүче шагыйрә, журналист Гөлүсә Закировага тапшырырга тәкъдим итте.

Гөлүсә Закирова «Идел» журналының яшьләр иҗаты белән актив эшләвен искәртте. Узган ел старт алган «Яңа исем» дигән иҗат лабораториясе эшчәнлеге белән таныштырды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев