Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Шәһәрдәшләребезнең тырышлыгы

Түбән Кама халкы махсус хәрби операциядә катнашучы солдатлар, җиңү яулап, исән-сау өйләренә кайтсыннар өчен бөтен нәрсәне эшләргә әзер.

Кемдер, төнен йокламыйча, дога укый, хатлар яза. Ә кайберәүләр вакытын да, көчен дә кызганмыйча, тыл өчен тырыша. 

Шулай итеп, Кама Аланында эшләүче «Кояшкай» балалар бакчасы хезмәткәрләре сугышчылар өчен сохари әзерли. Изге эштә мәктәпкәчә учреждениянең барлык хезмәткәрләре дә катнаша. Гомумән алганда, бу — 47 кеше. Хатын-кызлар, яңа пешкән ипине турап, азык-төлек блогында урнашкан духовкада киптерәләр. 

Сохарилар җиңел пешә, ашаганда кетердәп тора. «Бер ел буе без окоп шәмнәре ясадык. Аннары егетләребез шалтыратып, сохари кирәклеген әйттеләр. Алар безнең сугышчыларга, бигрәк тә танк бригадасына бик ошады. Егетләр, разведкага киткәндә, үзләре белән күп ризык ала алмый, менә шундый очракларда сохари коткара да. Алар күп урын алмый, кызларыбызның кул җылысын саклый», — дип сөйләде «Кояшкай» ның мөдире Розалия Гыйззәтуллина. 

Ә менә «Гаилә» үзәгендә маскировка челтәрләре әзерләү эше оештырылган. «Россия өчен, безнең солдатлар өчен» — волонтерлар көн саен шундый девиз белән эшкә керешә. Алар ышандырганча, челтәр үрүнең бернинди катлаулыгы юк, иң мөһиме — осталык һәм җаваплылык. 

Бер саклагыч челтәр әзерләүгә ике көн китә. Үзәкнең ике ел эшләү дәверендә 600дән артык челтәр җибәрелгән инде. Күбрәк тә булдырырга мөмкин иде, ләкин кешеләр җитми икән. «Битараф булмаган шәһәр халкы көн саен килә, ләкин барыбер эшләүчеләр җитми. Без кем килсә дә шат булачакбыз. Яше мөһим түгел. Безгә мәктәп укучылары да, пенсионерлар да килә. Барысына да өйрәтәбез, күрсәтербез», — дип сөйләде хәбәрчегә «Гаилә» үзәге җитәкчесе Дарья Хуҗина. 

Бу эшкә өлеш кертергә теләүчеләрне Студентлар урамындагы 13 нче йортта урнашкан «Гаилә» үзәгендә көтәләр. Белешү өчен телефон: 8-919-624-79-96. Матди яктан да ярдәм итәргә мөмкин. Җыелган акча фабрикада күпләп сатып алына торган тукымага китәчәк. 

«Түбән Кама! Булдыра алганча булышырбыз!» төркеме волонтерлары коры душлар ясый, «исән калу беләзекләре» үрәләр, реторт-пакетларда ризык әзерлиләр (итле боткалар, салатлар, сезонында — ташкабак икрасы). Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, активистлар 2023 елның февраленнән коры ашлар ясый башлаган. Әзер продукция башка гуманитар ярдәм белән бергә даими рәвештә алгы сызыкка җибәрелә. Коры ашларның ассортименты шактый зур: борщ, рассольник, борчак, боламык аш һәм башкалар. 

Ашлар әзерләү берничә этаптан тора: азык-төлекне җыю һәм сатып алу, пешерү, чистарту, турау, киптерү һәм төрү. «Без үз бакчаларыннан яшелч әләр алып кайтучыларга, азык-төлек сатып алуда ярдәм итүчеләргә, өйдә тозлап тапшыручыларга бик рәхмәтле. Яшелчәләрне эшкәртүдә һәм киптерүдә, ашларны фасовкалауда, яклаучыларыбызга ярдәм итү өчен безгә кушылырга әзер булган барлык битараф түгелләргә шат булачакбыз», — дип мөрәҗәгать итте түбәнкамалыларга төркем җитәкчесе Елена Кузнецова. «Түбән Кама! Булдыра алганча булышырбыз!» төркеме Вокзал урамындагы 22 нче йортта урнашкан. Сишәмбе һәм җомга көннәрендә 9.30-12.00 сәгатьтә эшли. 

Махсус хәрби операция сугышчыларына Воскресение Христова чиркәвенең мәхәллә кешеләре дә көчләреннән килгәнчә ярдәм күрсәтергә тырышалар. Шушы көннәрдә генә алар солдатларга бензин белән эшләүче генератор, 25 тартма азык-төлек, дару препаратлары, төзелеш материаллары, шулай ук кадаклар, бензин пычкылары, көрәкләр, җылы әйберләр һәм башка бик күп кирәк-яраклар җибәргәннәр. 

РФ Кораллы көчләре белән хезмәттәшлек буенча епархия бүлеге җитәкчесе иерей Тимофей Маташов махсус хәрби операциясе зонасына айга бер тапкыр барып йөри. Ул үзе белән гуманитар ярдәм генә алып бармый, урында гыйбадәт кыла һәм Ватанны саклауга солдатларга фатиха бирә. «Бу минем 23нче сәфәрем булачак, хәзер йөкне комплектлау бара. Барлык посылкалар Чистай епархиясенә кергән шәһәрләрдә җыела. Безнең каноник территориябез Татарстанның Аксубай, Алексеевск, Әлки, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас, Чирмешән, Чистай районнарын үз эченә ала. Сугышчылар безне көтәләр һәм һәрвакыт җылы каршы алалар», — дип сөйләде Тимофей атакай. Әгәр сез дә ярдәм итәргә теләсәгез, Мурадьян урамындагы 5 нче йортта урнашкан Воскресение Христова Храмына мөрәҗәгать итә аласыз. Ул көн саен 19.00 сәгатькә кадәр эшли. 

«Татарстан Гуманитаркасы» төркеме хәзер юбилейлы — утызынчы автомобильне җибәрергә әзерләнә. Аны хәрбиләргә булышыр өчен Мишиннар гаиләсе сатып алган. Озакламый УАЗны тәртипкә китерәчәкләр һәм махсус хәрби операция зонасына озатачаклар. Әлбәттә, ул буш килеш китмәячәк, ә солдатлар һәм тыныч халык өчен гуманитар ярдәм белән тулы килеш барачак. 

«Татарстан Гуманитаркасы» төркемендә өч меңнән артык волонтер бар. Ике ел ярым эчендә алар тарафыннан коры душлар, маскировка челтәрләре, эш кораллары, автомобильләр һәм башкалар — барысы 200дән артык ярдәм чарасы җибәрелгән. Барлык машиналар да бушлай «Ролис» автокомплексында техник хезмәт күрсәтү узган. Абыйлы-энеле Ромик һәм Сурен Авдоян җитәкчелегендәге хезмәткәрләр, вакытларын кызганмыйча, Ватан өчен көрәшүче егетләребез өчен тәүлек буе машиналар төзәтә һәм тәртипкә китерә. «Һәрбер машина безнең солдатларга тугры хезмәт итәр дип ышанабыз! Автомобильләрне никадәр күбрәк әзерләсәк һәм озатсак, безнең сугышчыларга куелган максатларга ирешү шулкадәр җиңелрәк булачак. Әлегә без, бердәм механизм буларак, Россия мәнфәгатьләрен яклауда торабыз, безгә бер генә дошман да куркыныч түгел», — дип сөйләде Ромик Авдоян. 

Фотолар шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев