Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рөстәм Миңнеханов: Гаиләләргә ярдәм итү — безнең эштә үзгәрешсез өстенлек

Мисал буларак ул хезмәт династияләрен китерде.

Гаиләләргә ярдәм итү — дәүләтнең эшчәнлегендә иң мөһим өлкәләрнең берсе. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында әйтте.

«Ватан көче, җәмгыятебезнең нигезе — традицион гаилә кыйммәтләрендә. «Гаилә бәхете — ил бәхете», — ди халык. Безнең гаиләләр ныграк булган саен, илебез дә ныграк, дигән сүз. Бары тик тату гаилә генә мәдәниятне, туган телне, гореф-гадәтләрне һәм милләтара дуслыкны саклау нигезе булып тора. Илебезнең һәм республиканың ышанычлы киләчәге булган балалар нәкъ шундый гаиләдә тәрбияләнә», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Мисал буларак ул хезмәт династияләрен китерде. Генерал-майор Бородин гаиләсе, династияләре белән табиб булып эшләүче Мушарапов-Зариповлар, укытучы Сабировлар, КАМАЗда хезмәт куючы Гайфуллин-Сафиннарның династиясе, Шәрәфиевләрнең спорт династиясе искә алынды. Рөстәм Миңнеханов аларга рәхмәт сүзләре җиткерде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев