Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиялеләрне телефон мошенникларының яңа хәйләсе турында кисәттеләр

Аферистлар Россия банкларының реклама роликларындагы музыканы куллана башлаган.

Телефон мошенниклары, потенциаль корбаннарының ышанычын яулау максатыннан, үз «контакт-үзәкләренең» эшен имитацияләү өчен Россия банкларының реклама роликларындагы музыканы куллана башлаган, диелә ВТБ хәбәрендә. Бу хакта РИА Новости агентлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

«ВТБ мошенникларның үз «контакт-үзәкләренең» эшен имитацияләү өчен Россия банкларының реклама роликларындагы музыканы куллана башлавы хакында кисәтә. Мондый алымны кулланып, алар шалтырату чыннан да банкка бара дип, әңгәмәдәшенең ышанычын яуларга ниятли», — дип искәртте белгечләр.

Билгеләп үтелгәнчә, мошенниклар потенциаль корбанына шалтырата һәм җавапны көтмичә трубканы куя. Әңгәмәдәш таныш булмаган абунәчегә кабат шалтыратып таныш композицияне ишеткәч, анда чыннан да банк белән элемтәгә керүе турында ышаныч хисе туа.

Алга таба мошенниклар стандарт схема буенча эш итә — банкның ялган хезмәткәре әңгәмәгә кушыла һәм онлайн-банкның шәхси сәхифәсенә керү өчен төрле юллар белән СМС-хәбәрләрнең кодларын, логин яки парольләрне белергә тырыша. Клиентның счетына кергәч, акчаны алып юкка чыгалар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев