Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиялеләр яңа төрле салым түли башлады

Бу хакта РИА Новости яза.

Федераль салым хезмәте россиялеләргә банк кертемнәре буенча процентларга (2023 ел йомгаклары буенча) салым түләү турында белдермәләр җибәрә башлады, дип хәбәр итә РБК. Бу хакта РИА Новости яза.

«Федераль салым хезмәте Россия халкына кертемнәр буенча процент керемнәренә исәпләнгән салым турында белдермәләр җибәрә башлады. Мәгълүмат салым түләүчеләрнең шәхси кабинетларында пәйда булды», — диелә хәбәрдә.

РБК мәгълүматлары буенча, белешмә кәгазендә салым түләүченең ачкан кертемнәре булган банклар, исәпләнгән процентлар суммасы, бу сумманың салым салына торган өлеше һәм түләүнең барлык күләме күрсәтелә.

Билгеләп үтелгәнчә, 2023 елда Федераль салым хезмәте беренче тапкыр ел йөмгаклары буенча кертемнәр буенча процентларга керем салымы түләтә. Россиялеләр салымны 2024 елның 1 декабренә кадәр түләргә тиеш була.

Закон нигезендә, салым Россия банкларында булган барлык кертемнәр буенча гомуми процент керемнәренә (салым салынмый торган сумманы исәпкә кертмичә) салына. 2023 елда ул 150 мең сумны тәшкил иткән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев