Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиядә иң аз пенсия алучылар билгеле

Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Кеше рәсми хезмәт стажыннан башка никадәр күбрәк эшләсә һәм аның хезмәт хакы никадәр түбән икән, пенсия күләме дә шулкадәр аз булачак, дип белдерде Г. В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты РФ Сәүдә-сәнәгать палатасының «Кеше ресурслары белән идарә итү» база кафедрасы доценты Фәридә Мирзабалаева «Прайм» агентлыгына биргән интервьюсында. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Бу ирекле пенсия тупланмалары схемасын кулланмаучыларга, исәпкә алынмаган хезмәт стажы турында документлар тәкъдим итмәгән һәм пенсия баллары аз булган кешеләргә кагыла.

Россиядә дәүләтнеке булмаган пенсия системасы әлегә зәгыйфь үсеш алган. Росстат бәяләвенчә, аны Социаль фонд системасындагы барлык пенсионерларның нибары 3,6 проценты ала. Шунлыктан халыкта пенсия тупланмалары культурасын һәм тиешле стратегияләр куллану күнекмәләрен үстерергә кирәк.

«Квалификацион хезмәткә лаеклы эш хакы түләнүе, ә Социаль фондка күчерелгән акчаның лаеклы картлык тәэмин итә алуы мөһим», — дип сүзен төгәлләде Мирзабалаева.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев