Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россия укытучыларын мәктәп укучыларының өй эшләрен тикшерүдән азат итәргә мөмкиннәр

Элегрәк, июнь аенда, Дәүләт Думасы депутаты Владислав Даванков мәктәп укучылары өчен өй эшен гамәлдән чыгарырга тәкъдим иткән иде.

Россиядә мәктәп укучыларының өй эшләрен автомат рәвештә тикшерү системасын гамәлгә кертергә ниятлиләр, ул укытучыларның эшен җиңеләйтергә мөмкинлек бирәчәк. РФ цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Олег Качанов шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

«Безнең стратегик сессияләрдә даими күтәрелә торган төп мәсьәләләрнең берсе — өй эшләрен автомат рәвештә тикшерү мөмкинлеге. Бу — укытучыларга йөкләнешне киметә торган иң аңлаешлы һәм гади күрсәткеч», — дип искәртте министр урынбасары Новосибирскида узган «ПРОФ-IT» төбәк мәгълүматлаштыру форумында чыгыш ясаганда.

Аның сүзләренчә, өй эшләрен автомат рәвештә тикшерү Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр, Мәгариф министрлыкларының илдә белем бирүнең сыйфатына карата таләпләр исемлегенә керергә тиеш.

Качанов билгеләп үткәнчә, үзләренең технологик карарларын әзерләүгә акча җитмәгән төбәкләрдә әлеге системаны гамәлгә кертү «Мәскәү электрон мәктәбе» системасы базасында башкарылачак. Өй эшләрен тикшерү өчен Россия операция системасы урнаштырылган беренче планшетларны укытучылар инде 2024 елда ук алачак.

Элегрәк, июнь аенда, Дәүләт Думасы депутаты Владислав Даванков мәктәп укучылары өчен өй эшен гамәлдән чыгарырга тәкъдим иткән иде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев