Роман Вильфанд: Татарстанда аномаль җылы һава торышы киләсе атна уртасына кадәр саклана
Идел буе федераль округында «бөтен җирдә бик югары температура көтелә».
Россиянең барлык төбәкләрендә дә диярлек киләсе атна уртасына кадәр җылы һава торышы саклана. РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд шулай дип белдерде. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.
«Россия территориясендә киләсе атна уртасына кадәр салкын һава торышы көтелми», — дип искәртте метеоролог.
Синоптик сүзләренчә, Көнбатыш Себернең көньягын исәпкә алмаганда, «Россиянең бөтен территориясендә диярлек җылы һава торышы хакимлек итәчәк». Новосибирск, Омск һәм Томск өлкәләрендә салкын һава массалары үтеп керү сәбәпле температура нормадан түбәнрәк булса да, соңыннан анда да җылыта, дип ачыклык кертте ул.
Аерым алганда, Идел буе федераль округында «бөтен җирдә бик югары температура көтелә», Уралда да җылы булачак. Якшәмбе Көнбатыш Себер төбәкләрендә (әмма аның көньяк өлешендә түгел) температура нормадан — 16-20 градуска, Якутиядә 8-10 градуска югары булачак, дип искәртте Вильфанд.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев