Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Республикада 1380 йөкле хатын-кыз Россия Социаль фондының ТР бүлегеннән бердәм пособие ала

Пособие күләме гаиләнең финанс хәленә бәйле.

Бүгенге көндә республикада 1380 йөкле хатын-кыз Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегеннән бердәм пособие ала.

Татарстанда йөкле хатынкызлар өчен бердәм пособие йөклелекнең иртә срогында — 12 атнага кадәр медицина оешмасында исәпкә баскан булачак аналарга кайбер шартларны исәпкә алып билгеләнә. Җан башына уртача айлык кереме 2025 елда Татарстанда 15 073 сум күләмендә кабул ителгән яшәү минимумыннан артык булмаган булачак аналар түләү алуга хокуклы. Бәяләгәндә, гаиләнең барлык әгъзаларының гариза биргән айга кадәрге соңгы 12 айдагы керемнәре, хезмәт хаклары, пенсияләре, стипендияләре һәм башка кертемнәре дә исәпкә алына. 

Пособие күләме гаиләнең финанс хәленә бәйле һәм ул Татарстанда хезмәткә сәләтле халык өчен билгеләнгән яшәү минимумының 50%, 75% яки 100% тәшкил итә ала. 2025 елда ул 16430 сумга тигез. Шулай итеп, түләү суммасы аена 8215 сумнан 16430 сумга кадәр үзгәрә. Пособие булачак ананы медицина учреждениесендә исәпкә куйган айдан башлап, бала туганчы түләнә. 

«Пособие алу өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирергә, Татарстан Социаль фонды бүлегенең яисә күпфункцияле үзәкнең клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мәгълүматлар ведомствоара хезмәттәшлек аша автомат рәвештә соратып алына, бу исә булачак әниләрне документлар тапшыру зарурлыгыннан коткара», — ди Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев