Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рамил Муллин түбәнкамалыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады

«Нык сәламәтлек, тынычлык, яхшылык һәм гаилә бәхете телим!» — диелә шәһәр мэрының котлавында.

Хөрмәтле түбәнкамалылар! 

Сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлыйм! 

Бу бәйрәм погон тагып йөрүчеләр өчен генә түгел, ә Түбән Кама һәм илебез файдасына эшләүче Ватаныбызның барлык патриотлары, солдатларыбызның тылын саклаучы әниләр һәм хатыннар бәйрәме.

Бүген без запастагы барлык рядовойларга һәм офицерларга, бу бәйрәм көнендә илнең оборона сәләтен ныгытып, үзләренең хәрби бурычларын үтәүчеләргә рәхмәт белдерәбез. 

Барыгызга да чын күңелдән гаилә иминлеге, барлык башлангычларда уңышлар, планнарның һәм куелган бурычларның үтәлүен телим. Һәр көн сезгә шатлык кына китерсен! Нык сәламәтлек, тынычлык, яхшылык һәм гаилә бәхете телим! 

Рамил Муллин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев