Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рамил Муллин Түбән Кама укучыларын мәктәпне тәмамлаулары белән котлады

Бүген Түбән Камада гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе була.

Түбән Кама мэры, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин чыгарылыш сыйныф укучыларына видео мөрәҗәгать яздырды.

Ул егет-кызларны мәктәпне тәмамлаулары белән котлады, уңышлар, үз көчләренә һәм талантларына ышаныч, әхлакый ныклык һәм рухи юмартлык, тырышлык һәм үз язмышларына җаваплы мөнәсәбәт булуын теләде.

«Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, киеренке уку һәм мавыктыргыч иҗат, дуслык һәм шатлык, якты тәэсирләр, җиңүләр һәм ачышлар белән тулы искиткеч мәктәп еллары артта калды. Мәктәп елларында янәшәдә булган укытучыларыгызны һәм остазларыгызны беркайчан да онытмасагыз иде. Сез һөнәр сайлауда, максатларга ирешүдә, идеяләрне тормышка ашыруда алар ярдәмендә белем һәм көч тупладыгыз. Мәктәп аттестаты сезнең яңа вакыйгаларга бай тормышыгызга төп юллама булачак. Һәркемгә үз юлын сайлап, аның буенча ышанычлы адымнар ясарга кирәк булачак. Һәрберегез, мөгаен, үзенең хыялларын һәм сәләтләрен нинди профессиональ өлкәдә тормышка ашырачагын хәл иткәндер. Түбән Кама — энергия һәм яшьлек шәһәре — сезне һәрвакыт көтеп торачак!», — дип мөрәҗәгать итте чыгарылыш сыйныф укучыларына шәһәр башлыгы.

Үзенең котлавында Рамил Муллин шулай ук укучыларның әти-әниләренә һәм аларның укытучыларына мөрәҗәгать итте.

Бүген Түбән Камада гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе була. Бәйрәм традиция буенча Кама яр буенда Кызыл Чишмә бистәсендә узачак. 

Башлана: 16.00дә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев