Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рамил Муллин Разил Вәлиев гаиләсенең кайгысын уртаклашты

Түбән Кама районы башлыгы, Түбән Кама мэры Рамил Муллин шагыйрь, Татарстан Дәүләт Советының экс-депутаты Разил Вәлиевнең вафаты уңаеннан гаиләсенең кайгысын уртаклашты.

«Татарстанның җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, язучы, шагыйрь һәм депутат Разил Исмәгыйль улы Вәлиевнең вакытсыз арабыздан китүе сәбәпле, барлык түбәнкамалылар исеменнән һәм шәхсән үземнән туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам.

Аның вафат булуы — безнең барыбыз өчен дә зур югалту. Искиткеч кеше, аралашу өчен ачык, ул һәрвакыт үзенең тормыш принципларына тугры иде. Ул Түбән Кама шәһәре өчен күп нәрсәләр эшләде. Түбән Кама аның өчен һәрвакыт яраткан туган почмагы булып торды. Күп еллар Татарстанга, аның халкына намус һәм дәрәҗә белән хезмәт итте, бу игелекле эшкә бөтен көчен, талантын, максатчанлыгын, тәҗрибәсен һәм энергиясен бирде. Ул үз эшендә актуаль мәсьәләләрне хәл итүгә — экологик халәтне яхшыртуга, халыкны адреслы социаль яклауга, яшьләр өчен перспективалар булдыруга, сәламәтлек саклау һәм мәгариф системасын, массакүләм спортны үстерүгә игътибарын юнәлдерде.

Разил Исмәгыйль улы һәрвакыт туган теленә зур игътибар бирде, Татарстан Республикасы сәнгате үсешенә дә зур өлеш кертте. Ул — өч дистәдән артык китап, пьеса, йөзләгән җыр авторы, күренекле җәмәгать эшлеклесе һәм мәдәният эшлеклесе.

Ул үз тормышын намуслы һәм лаеклы итеп үткәрде, игелекле эшләрнең, искиткеч традицияләрнең һәм принципларның җимешләрен калдырды. Аның турында якты истәлек бик күп кешеләрнең рәхмәтле йөрәкләрендә мәңгегә сакланыр.

Кайгырабыз һәм аның гаиләсенең кайгысын уртаклашабыз», — диелә кайгы уртаклашуда.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев