Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Психотерапевт: Бүген кайбер балалар автобус кебек расписание буенча яши

Шундый ук әниләр дә була.

Бүген кайбер балалар расписание буенча яши — укудан тыш, бик күп түгәрәкләргә йөри, һәм нәтиҗәдә мондый йөкләнешне физик яктан җиңә алмый һәм ял итә белмиләр. Бу хакта психотерапевт табиб Татьяна Иванова «Галстуксыз интервью» тапшыруында сөйләде. Интервью «Татарстан 24» телеканалында чыкты, дип яза «Татар-информ».

«Чынлап та кайбер балалар автобус кебек расписание буенча яши. Аларның кайберләре ял итүнең нәрсә икәнен белми дә диярлек. Шундый ук әниләр дә була. Олы кешеләр шушы куркыныч мәгълүмат агымында яши. Һәм бала белән бернәрсә дә булмасын өчен, алар аның өчен маршрутны үзләре әзерли», — дип сөйләде белгеч.

Ул сөйләгәнчә, бала нервлары какшап стационарга эләккәч кенә, әти-әниләр мәктәпнең дә, түгәрәкләрнең дә юк-бар гына булуын аңлый башлый.

«Әгәр мәктәп укучысының мөмкинлекләрен, кызыксынуларын тулысынча кире кагып, бары тик үзебезнең идеаль әти-әни булуыбызга гына игътибар юнәлтсәк, кризис хәленә эләгергә мөмкин», — дип кисәтте Татьяна Иванова.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев