Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Патриотлар шәһәре

Бу машина махсус хәрби операция зонасында бер тапкыр булып кайткан иде инде.

Анда ул ярты ел буена безнең сугышчыларга Ватан иминлеген сакларга ярдәм итте. Егетләр аның белән инде менә ялга Түбән Камага да кире кайтып җиттеләр. «Ролис» автосервисы хезмәткәрләре машианың йөрү өлешенә яхшылап ремонт ясадылар. Төсен үзгәртеп, капотына сугышчан сурәт (Орк) ясаганнар. 

Иминлек өчен көрәш 
Хәзер яңартылган машина кабат махсус операция зонасына китәргә әзер. Аны «Леший» позывнойлы сугышчыга тапшырдылар. Сүз уңаеннан, автомобильдә юкка гына мондый гадәти булмаган рәсем сурәтләнмәгән. «2022 елда мин контракт имзаладым һәм «Алга» батальонына эләктем. Анда без Яр Чаллыдан китерелгән «Әхмәт» исемле машинада йөрдек. Ул чакта ук аның капотына: «Орда өчен!» дип язып куелган иде. Безгә бу ошады, чөнки дошман безне «орклар» дип атый. Шул рәвешчә, бераз аларның ачуларын китерергә булдык. Машина капотында сурәтләнгән Орк — минем идея», — дип аңлатты ир-ат. 

«Ролис» автокомплексы җитәкчеләре һәм «Гуманитарка. Татарстан» төркеме белән сугышчы махсус операциягә эләккәч кенә дуслаша. Ул Оборона министрлыгыннан хәрбиләргә зур ярдәм баруын сөйләде. Ә шулай да, волонтерлардан җибәрелгән посылкаларны сугышчылар аеруча җылы кабул итә икән. «Балалар язган хатларга аеруча өстенлек бирә егетләребез. Минем дә үзем белән шундый хат бар, аны хәрби билетымда саклыйм», — диде «Леший» һәм ни өчен контракт имзалавын аңлатты. Мондый карар кабул итүгә җаваплылык хисе этәргеч биргән: «Мин ел саен балалар өчен хәрбипатриотик лагерь оештыруда катнаша идем. Бервакыт алар миннән: «Сез безне өйрәтәсез, ә үзегез махсус хәрби операциядә булдыгызмы соң?» — дип сорадылар. Мин булмадым, дидем. Менә балалар үзләрен кем өйрәткәнен һәм ни өчен ул моны эшләгәнен аңласыннар өчен барырга туры килде инде», — дип дәвам итте ир-ат. 

Шулай ук «Леший» алгы сызыктагыларга иң кирәкле әйберләр турында сөйләде. Хәзер, салкыннар башлангач, егетләргә җылы әйберләр — оекбашлар, эчке киемнәр, перчаткалар кирәклеген аңлатты. Түбәнкамалы контрактка кул куеп, махсус хәрби операция зонасына барырга уйлаучыларга да киңәш бирде: «Бу нинди дә булса хис-кичерешләр белән кабул ителмичә, ә ныклап уйланылган карар булырга тиеш. Шулай ук мин беренче медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләрен өйрәнергә киңәш итәм. Бу күнекмә сезнең һәм иптәшләрегезнең гомерен саклап калырга ярдәм итәчәк». 

Отышлы тәкъдим 
Татарстанда контракт рәсмиләштерергә теләгән ир-атлар башка төбәкләрдән дә килә. Шуны да искәртү урынлы: түләүләрдән тыш, хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләрен хакимият тулы опекага ала. Аларга югары түләүләр һәм балаларга ярдәм итүнең киң чаралары (түләүсез балалар бакчалары, секцияләр, мәктәпләрдә туклану, юл йөрү, югары уку йортларында бюджет белем бирү) каралган. Хәрбиләрне республиканың иң яхшы хастаханәләрендә дәвалыйлар. Шифаханәләрдә бөтен гаилә белән ял итү мөмкинлеге бар. 

Иван исемле егет тә (исеме үзгәртелде) шундый отышлы тәкъдимнән файдаланыр өчен Түбән Камага килгән. «Минем әлегә позывноем юк, теләсә нинди исем белән атый аласыз. Мин беренче тапкыр контрактка кул куярга карар кылдым», — дип аңлатты каршымда утырган ир-ат. Аны Иван дип атарга булдым, шулай итеп әңгәмәгә күчтек. 

Ваня шәһәребезгә Саратов өлкәсеннән берничә көн элек килгән булган. «Сездә уңайлы шартлар булуын ишетеп килдем. Алдамаганнар: кәгазьләрне тиз җыялар, сезнең шәһәргә барып җитәр өчен билет сатып алдылар, вакытлыча торак бирделәр, тәмле ашаталар. Контракт буенча хезмәт итүче егетләр белән аралаштым, алар мине түләү буенча бернинди тоткарлыклар юк дип ышандырдылар. Шулай булгач, минем күңелем тыныч», — дип белдерде Иван. 

Махсус хәрби операциягә баруны саратовлы тиз генә кабул итмәгән. Озаклап уйлап йөргән, уңайлы һәм тискәре якларын җентекләп исәпләгән ул. Нәтиҗәдә, патриотлык хисе барлык дәлилләрне дә җиңеп чыккан. Иван — өйләнгән кеше, балалары, әти-әнисе юк. Бердәнбер туган кешесе аны һәрнәрсәдә хуплый. Иренең Ватанны сакларга китүен ишеткәч, хатыны каршы килмәгән, кәефе кырылса да, җибәргән. 

Билет сатып алгач, ират поездга утырган. Таныш булмаган Түбән Камада аны хәрби комиссариат хезмәткәрләре каршы алган. Урнашырга ярдәм иткәннәр дә рәсмиләштерә башлаганнар. Иван махсус хәрби операция уза торган зонада авиация гаскәрләрендә хезмәт итәчәк. Куркыныч түгел, ди, чөнки хәрби эш белән таныш икән. «Мин армиядә хезмәт иткән кеше, Хабаровск краенда булдым. Эвакуация бүлегендә өлкән мастер идем. Әлегә яңа урында эш һәм вазифаны кабул итмәдем, шулай булгач, кем булачагым билгеле түгел», — дип елмайды ир-ат. 

Туган ягында ул моңа кадәр тимер юлда юл монтеры булып эшләгән. Шулай да балачактан хәрби булырга хыялланган. Ни өчен бу вакытка кадәр үз теләген тормышка ашырмаганын аңлатып бирә алмады — күрәсең, язмышында шулай язылгандыр. Контракт хезмәте өчен түләүләрне ничек һәм нәрсәгә сарыф итәчәген дә уйламаган әлегә. «Мин үз-үземә, барыбер хәрби булачакмын дигән максат куйдым. Ир-ат буларак, Ватанга хезмәт итәргә, аның мәнфәгатьләрен һәм территориясен якларга тиешмен. Акча турында бөтенләй уйламадым!», — дип йомгаклады сүзен әңгәмәдәшем. 

Хезмәт итәргә әзер 
Аның иптәше Василий да (исеме аның үтенече буенча үзгәртелде) хәрби хезмәткә контрактны нәкъ менә Татарстанда рәсмиләштерү мөмкинлегеннән файдаланырга уйлаган, ул безгә Брянск өлкәсеннән килгән. 18 яшьлек егет — Ватанының чын патриоты. Ул 18 яше тулуга контрактка кул куярга һәм махсус хәрби операция зонасына барырга карар кылган. «Дошман һөҗүм иткән вакытта тик ятып булмый. Минем бурычым — Җиңүгә өлеш кертү. Мин башта Белгородта контракт төзергә талпынып караган идем, ләкин ул чакта нәрсәдер барып чыкмады. Аннары сездән китү уңайлы, дип сөйләделәр. Билет сатып алдык, менә мин монда», — дип аңлатты егет, иптәшенә карап. Махсус хәрби операциядә аның бик күп дуслары һәм танышлары булуын сөйләде. Егет аларга ярдәм итәргә булган. 

Вася — гаиләдә бердәнбер бала икән. Улының, чын патриот буларак, хәрби хезмәткә контракт имзалап китәргә теләвен белгәч, әти-әнисе күз яшьләрен тыя алмаган. Баласы өчен курку һәм горурлык хисе — бөтенесе бергә буталган. Ләкин, яхшылап уйлап карагач, Василийның шундый җитди адымын хуплаганнар. «Тыныч йөрәк белән китәм. Мине әни һәм әти, дуслар, дәүләт хуплый. Һичшиксез исәнсау әйләнеп кайтачагыма ышанам. Җиңү безнең кулда булачак! Менә кайтырмын да үземә машина алырмын, мөгаен, хәрби карьерамны дәвам итәрмен — бөтен тормыш алда», — диде егет.

Ул Һава-Десант гаскәрләрендә хезмәт итәчәк. «Мин әлегә армиянең нәрсә икәнен белмәсәм дә, курыкмыйм. Өлкән иптәшләрнең ярдәм итәчәгенә, аңлатачакларына ышанам. Мине әти-әни патриот итеп тәрбияләде, аларның йөзләренә кызыллык китермәскә тырышам. Патриотлык — ул Ватанга берсүзсез мәхәббәт!», — диде Василий үзенә нык ышаныч белән.

  • Исегезгә төшерәбез, Түбән Камада түләүләр суммасы 1 миллион 700 мең сумга җитә. Тулырак мәгълүматны 8(8555)440417, 8(927)4650593, 8(927)0398911 телефоннары аша белешергә мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев