Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Паспортның дөреслеген Дәүләт хезмәтләре порталында тикшереп була

Паспорт мәгълүматлары Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары белән чагыштырыла.

Дәүләт хезмәтләре порталында паспортның дөреслеген тикшерергә мөмкин булачак. Федераль порталда яңа функция барлыкка килү турында Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгында сөйләделәр.

«Мондый дәүләт хезмәте килешү алдыннан, килешү төзү яки башка вакытта, сезнең алда нинди кеше икәнен төгәл белергә кирәк булганда таләп ителергә мөмкин», — диделәр министрлыкта.

Яңа сервис паспортның гамәлдә булу вакыты тәмамланмаганмы һәм Эчке эшләр министрлыгы бу документны биргәнме икәнлеген билгеләргә мөмкинлек бирә. Опциядән файдалану өчен «Паспортның гамәлдә булуын тикшерү» бүлегенә күчәргә, паспорт сериясен һәм номерын, исем һәм фамилияне кертергә, аннары «дәвам итәргә» төймәсенә басарга кирәк.

Паспорт мәгълүматлары Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары белән чагыштырыла. Документ чын булган очракта «гамәлдә» статусы барлыкка киләчәк, әгәр паспорт чын, әмма срогы чыкса — «гамәлдән чыккан», ялган икән — «мәгълүматлар табылмады» дип чыга.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев