Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Октябрь Татарстанда яңгырлар һәм салкыннар белән башланачак

Киләсе атна башында төбәк аша атмосфера фронты узачак.

Татарстан Гидрометеоүзәге сентябрь ахыры-октябрь башына һава торышын фаразлады.

Синоптиклар фаразлавынча, җомга, 29 сентябрьдә, атмосфера фронты йогынтысында республика территориясендә урыны белән бераз яңгыр явачак. Төнлә +8..+13, көндез 16-21 градус җылы көтелә.

Шимбә көнне антициклон кабат үз хокукларына керәчәк. Төнлә +4..+9 градуска кадәр суыта. Көндез һава +15..+20 градуска кадәр җылыначак. Якшәмбе көнне +23.

ТР ЮХИДИ идарәсе фаразлавынча, киләсе атна башында төбәк аша атмосфера фронты узачак. Урыны белән яңгыр фаразлана. Дүшәмбе көнне көндез +16..+21 булачак, ә сишәмбе салкынрак: +14тән +19га кадәр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев