Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Офтальмоонколог күздәге яман шешкә хас симптомнар хакында сөйләде

2023 елда Татарстанда күз органнары онкологиясенең 397 яңа очрагы ачыкланган.

Республика клиник офтальмология хастаханәсе офтальмоонкологы һәм Казан дәүләт медицина университетының офтальмология кафедрасы доценты Раушания Гайнетдинова «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә яман шешкә ишарәләү ихтималы булган симптомнар хакында сөйләде.

«Күз органнарындагы шешләр өч төргә бүленә: күз кабагы, конъюнктива, күз эчендәге һәм күз артындагы шешләр. Әгәр күз кабагына һәм конъюнктивага кагылсаң, озак вакыт саклана торган кутырлар сагайтырга тиеш. Алар 3-4 атнадан да артык традицион терапиягә бирешмәсә, белгечкә мөрәҗәгать итүең хәерле», — дип искәртте доктор.

Бу еш кына базалиома яман шеше булырга мөмкин, ул гадәттә авыртмый, шунлыктан пациентлар табибка инде авыруның соңгы стадиясендә мөрәҗәгать итә.

Күз күременең томанлануы һәм сурәтнең бозылуы күз эчендәге яман шеш вакытында иң еш очрый торган зарлар рәтенә керә. Мәсәлән, өстәлнең чите тигез түгел кебек тоелырга мөмкин. Раушания Гайнетдинова катаракта белән авыручы пациентларга күз органнарындагы онкология чирләренә җентекләбрәк тикшеренергә кирәклеген искәртте.

«Орбита, яки күз артындагы шешләр чикләнгән киңлектә урнашкан. Алар күзнең бүлтәюе — экзофтальм белән бер үк вакытта була», — дип сүзен төгәлләде офтальмоонколог.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев