Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Өч мең түбәнкамалы «Тоталь диктант»та белемнәрен тикшерә алды

«Тоталь диктант» 2004 елдан бирле үткәрелә.

Шимбә, 5 апрельдә, «Тоталь диктант» халыкара акциясенә меңләгән түбәнкамалы кушылды. Диктантта теләгән һәркем катнаша алды. Түбән Кама районында андыйлар өч меңгә якын җыелды. Дөрес язуны тикшерү акциясе Халыклар дуслыгы йорты, Габдулла Тукай исемендәге китапханә һәм шәһәрнең барлык уку йортлары базасында узды. Белемнәрне тикшерү өчен сайлап алынган текстның авторы, танылган Россия язучысы һәм журналисты Марина Москвина булды.

«Тоталь диктант» 2004 елдан бирле үткәрелә, бу юлы акциядә Россия Федерациясе территориясендәге 900 торак пункт, алты континенттагы 50 илдән 80 шәһәр катнашты. 

Нәтиҗәләрне «Тоталь диктант» акциясенең рәсми сайтында 20 апрельдән соң белергә мөмкин булачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев