Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

НТР телерадиокомпаниясе «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясенә кушылды

Рюкзакны НТР медиахолдингы җитәкчесе Алена Демина тапшырды.

Соңгы елларда яңа уку елы башланыр алдыннан матур традиция барлыкка килде: оешмалар, гади кешеләр балаларны мәктәпкә әзерләргә булыша — күп балалы, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга уку өчен кирәк-ярак әйберләре җыеп тапшыра.

Бу чарага оешмалар да кушылып китте, үзләрендә эшләүче хезмәткәрләрнең беренче сыйныфка баручы балаларына ел саен мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумка — бүләк тапшыралар. Әлеге чарадан НТР телерадиокомпаниясе дә читтә калмады. «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!» акциясендә радиотапшырулар буенча коммерция директоры урынбасары Марк Косицкийның быел беренче сыйныфка укырга баручы кызы Виктория Косицкаяны Белем көне белән котлап бүләк тапшырдылар. 

Викториягә рюкзакны НТР медиахолдингы җитәкчесе Алена Демина тапшырды (фотода) һәм укуында уңышлар, шатлыклар, яңа дуслар табуын, гел яхшы билгеләргә генә укуын теләде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев