«Нижнекамскнефтехим» подрядчылары Түбән Кама һәм ТР бюджетларына 1,2 млрд сум җибәрәчәк
Акчалар медицина, мәгариф, мәдәният, спорт, социаль тәэмин итү һәм башка социаль өлкәләргә ярдәм итүгә юнәлтелә.
«Нижнекамскнефтехим» подрядчылары 2024 елда Түбән Кама һәм Татарстан Республикасы бюджетларына якынча 1,2 млрд сум җибәрәчәк.
1,2 миллиард сумның 900 миллионы төзелеш подрядчыларыннан, тагын 300 миллионы аутсорсинг компанияләреннән киләчәк. Төбәк һәм федераль бюджетларга күчерүләр бер елда өчтән бер өлешкә артачак: 2023 елда төзелеш подрядчылары — 700 млн, аутсорсерлар 200 млн сум күчергән.
Күчерелгән акчалар медицина, мәгариф, мәдәният, спорт, социаль тәэмин итү һәм башка социаль өлкәләргә ярдәм итүгә һәм аларны үстерүгә юнәлтелә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев