Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Нагайбәкләр — кемнәр алар?..

Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районы Фершампенуаз авылында «Көньяк Урал нагайбәкләре» өлкә иҗтимагый форумы узды.

Форумда нагайбәк мәдәнияте өлкәсендәге галимнәр һәм белгечләр, туган якны өйрәнүчеләр, музей һәм китапханә хезмәткәрләре катнашты. 

Төп дискуссиянең темасы «Нагайбәкләрнең гаилә традицияләре» дип аталды. Фикер алышуда Чиләбе дәүләт халык иҗаты үзәге директоры, Чиләбе өлкәсенең атказанган мәдәният хезмәткәре Оксана Громова, Казанның керәшен храмы настоятеле протоирей Алексей Колчерин (Казан), тарих фәннәре докторы Ирек Атнагулов (Екатеринбург), Татарстан Республикасының Түбән Кама шәһәреннән керәшен «Сүрәкә» ансамбленең сәнгать җитәкчесе Ольга Вәлиуллина, туган якны өйрәнү район китапханәсенең бүлек мөдире катнашты.

Татарстаннан килгән делегация да әлеге форумда үз чыгышларын тәкъдим итте. Алексей Колчерин «Нагайбәкләрнең һәм керәшеннәрнең бүгенге тормышында дин роле» дигән темага чыгыш ясады. 

Ольга Вәлиуллина керәшен киемен реконструкцияләү һәм яңадан торгызу буенча, Түбән Кама шәһәре һәм Татарстан Республикасы керәшен оешмасы тәҗрибәләре белән уртаклашты. Лиана Самойлова исә, керәшеннәрнең музыкаль-фольклор материалларын заманча эшкәртү буенча чыгыш ясады.

Әлеге чаралар кысаларында беренче мәртәбә Нагайбәк районының «Тамаша» халык театры «Фершампенуаз күге астында» спектакленең премьерасы узды.

 

Икенче көнне шәһәрдәшләребез Нагайбәк районының Кассель бистәсендә «Арыумысыз, туганнарыбыз!» дип аталган иҗади конкурста уңышлы чыгыш ясады. «Вольные распевы» казак җыры ансамбле җитәкчесе Ольга Вәлиуллина «Казакайлар китэ, озатыйек» Нагайбәк җыры көчле алкышларга күмелде.

Әлеге сәфәр Татарстан Республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы ярдәме белән узды.

Фотолар шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев