Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мөхәммәт пәйгамбәргә охшарга тырышыйк

Мөселман өчен Мөхәммәт пәйгамбәр (салләллаһү галәйһи вә сәллам) ата-анасыннан да сөеклерәк.

Аллаһы Тәгалә дөньяда нигъмәтләрне төрлечә бүлеп бирә — кемдер ярлы, ә кемдер бай; кемдер президент, ә кемдер — көтүче; кемдер сау-сәламәт, ә кемдер зәгыйфь... Ләкин бар дөнья нигъмәтләрен бергә жыйсак та, алар иман дигән нигъмәткә житешә алмас! 

Моны аңлаган кеше үзенең иманын, динен, тәухиден югалтудан уттан курыккандай куркыр, «Без сиңа дөнья малыннан нәрсә телисең — бирербез, тик син исламнан баш тарт!» — дисәләр дә риза булмас. Ә шушы иман, ислам тәухид дигән төшенчәләрне безгә кем өйрәтте? 

Дөрес, безнең сөекле пәйгамбәребез, Мөхәммәт (салләллаһү галәйһи вә сәллам). Кыямәт көнендә аның белән очрашырга, аның шәриф йөзен күрергә аның чишмәсеннән су эчеп, уң як әһелләре белән бергә торырга язсын! 

Мөселман өчен Мөхәммәт пәйгамбәр (салләллаһү галәйһи вә сәллам) ата-анасыннан да сөеклерәк. Безнең ата-анабыз бу дөньяда яшәүгә сәбәпче булганнар икән пәйгамбәребез Мөхәммәт (салләллаһү галәйһи вә сәллам) безгә ахирәттә ин шә Аллаһ, мәңге яшәүгә сәбәп булды. Пәйгамбәрне сөю ул һәр мөселман өчен фарыз. 

Аллаһ безне яратсын өчен без пәйгамбәребез (салләллаһү галәйһи вә сәллам) артыннан иярергә тиешбез. Кыямәт көнендә кеше бер генә нәрсә хакында хыялланыр: сөекле пәйгамбәребез янында булырга, Аллаһы алдында аннан шәфәгать (яклау) алырга. Бер хәдистә: «Мин Кыямәт көнендә адәм балаларының иң олысы булачакмын. Иң әүвәл минем каберем ачылачак, һәм беренче яклаучы мин булачакмын, һәм иң тәүдә яклашуны миннән сораячаклар», диелгән. (Мөслим) 

Икенче бер хәдистә: «Кеше пәйгамбәрне үз-үзен яратканнан артыграк яратмыйча, тулы иманлы була алмас», — диелгән. Сәхабәләр бар кешедән дә яхшырак аңлаганнар һәм Мөхәммәт (салләллаһү галәйһи вә сәллам) пәйгамбәрне бар нәрсәдән дә артыграк яратканнар. Еш кына китапларда без сәхабәләрнең: «Атам һәм анам сиңа фида булсын я, Аллаһ илчесе!» — дигән сүзләрен очратабыз. Чынлап та, пәйгамбәребез аларга шулай кадерле булган. 

Ә без пәйгамбәребезне (салләллаһү галәйһи вә сәллам) шулай хөрмәт итәргә өйрәндекме? Ничә ел диндә, намазда булып, әлеге шәхеснең кадерен беләбезме? Аны яхшы танымыйча, иманның тәменә төшенә алырбызмы? Шул хакта уйланыйк әле. Пәйгамбәребезне сөю төшенчәсен яхшылап өйрәник, аны балаларыбызга да яхшылап аңлатыйк, Аллаһы Тәгаләдән җәннәттә сөекле пәйгамбәребез белән очрашуны сорыйк.

Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев