Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мошенниклар җитәкче исеменнән түбәнкамалыны 3 миллион сумлык кредит алырга мәҗбүр иткән

41 яшьлек зыян күрүче сөйләгәнчә, мессенджерда аңа җитәкчесеннән хәбәр килгән.

Мошенниклар җитәкче исеменнән түбәнкамалыны кредит алырга мәҗбүр иткән. Ир-ат, мошенниклар белән әңгәмәгә керү аркасында, өч миллион сумнан артык акчасыннан колак каккан. 

41 яшьлек зыян күрүче сөйләгәнчә, мессенджерда аңа җитәкчесеннән хәбәр килгән. Анда әйтелгәнчә, янәсе, планнан тыш тикшерү буенча сораулар бирү өчен, ират белән хокук саклау органнары хезмәткәре элемтәгә керәчәк.

Аннары аңа шалтыратып, җитәкчелек ир-атка өч банкта счет ачканлыгын һәм аңа аларны мөстәкыйль рәвештә ябарга кирәклеген аңлаталар. Моның өчен банкларда кредитлар рәсмиләштерергә кирәк икән. 

Түбәнкамалы ул кушканча эшли: 3350000 сумга кредит рәсмиләштерә һәм акчаларны күрсәтелгән счетларга күчерә. Өенә кайткач кына ул мошенниклар белән элемтәгә кердем бугай дип шикләнә башлый. 

Зыян күрүче хезмәттәшләренә шалтыратып сораштыра башлый. Аларга да шулай ук билгесез кешеләр язганнар һәм шалтыратканнар. Тик хезмәттәшләре алар белән әңгәмәгә кермәгән.

Бары тик шуннан соң гына, чыннан да алданганын аңлап, түбәнкамалы полициягә мөрәҗәгать иткән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев