Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

«Мин татарча укыйм»

Түбән Каманың Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә, бишенче ел рәттән, «Мин татарча укыйм» дигән исем астында муниципаль бәйге уздырыла.

Конкурс белән кызыксынучылар елдан-ел арта гына. Быел катнашучылар саны 40ка якынлашкан. 

Бәйгенең төп шарты — татар язучыларының әсәрләреннән алынган өзекләрне аһәңле һәм сәнгатьле итеп уку. Шунысын әйтеп узарга кирәк, кайсы текст эләгәчәген катнашучылар алдан белми, өзек язылган кәгазьне жюри алдында тартып чыгара. Димәк, әзерләнергә вакыт юк. Шуңа күрә, даими рәвештә әдәби әсәрләр укучыларга биредә шактый җиңел булгандыр. 

25 нче гимназиянең туган тел һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Анисимовага Анастасия Усачеваның «Аларның даны мәңгелек» шигыре эләкте. Ул аны шактый оста башкарды. «Бәйге турындагы игъланны күрдем дә, беренче тапкыр катнашырга булдым. Үз көчемне сынап карыйсым килде. Җиңәргә дигән максат куйдым һәм җиңәчәкмен дә», — диде Айгөл Анисимова.

Катнашучылар өч турда көч сынашты. Беренчесендә җирле «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе язучыларның әсәрләрен, икенче турга узганнар проза әсәрләрен укыды, ә инде өченче турга эләккән катнашучылар драматургия әсәрләреннән өзекләр укыды. Ягъни, тур саен биремнәр катлаулана барды.

Быелгы бәйге Бөек Җинүнең 80 еллыгына багышланды. Шул уңайдан, китапханәдә сугыш турындагы әсәрләр һәм сугышта катнашкан язучыларның иҗатын чагылдырган күргәзмә әзерләнгән иде. Катнашучылар укыган өзекләр дә әлеге теманы чагылдырды. 

«Мин Каенлы авылында, татар мәктәбендә укыдым. Анда без даими рәвештә төрле бәйгеләрдә, чараларда катнаштык, Муса Җәлил, Габдулла Тукай шигырьләрен укыдык. Хәзер мин инде студент. Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятендә укыйм. Укытучыбыз тәкъдим иткәч, катнашырга булдым. Мин биредә беренче тапкыр», — дип уртаклашты Рәмис Фәсхетдинов. 

Бәйгедә барлыгы 37 кеше катнашты. Болар 20 яшькә кадәрге һәм аннан олырак булган конкурсантлар. Жюри әгъзалары аларның чыгышларын ике билге белән бәяләде. Беренчесе — уку техникасы, ягъни дикция, тавышның никадәр аһәңле булуы өчен куелса, икенчесендә артистлык осталыгы, сәнгатьле һәм үтемле башкару бәяләнде.

Нәтиҗәдә, яшьләр арасында беренче урынны Әлфинә Хөснуллина яулады. Айгөл Анисимова да үз дигәненә иреште — 20 яшьтән өлкәнрәкләр арасында беренче урынга лаек булды. Барлыгы, 1, 2, 3 нче урыннарны яулаган 8 кешене билгеләп уздылар. Аларга бүләкләр, диплом, сертификатлар тапшырылды. 

Бәйгенең максаты — әдәби әсәрләр укырга яратучы кешеләрне берләштерү, китаплар укуга кызыксыну уяту. Биредә катнашучыларның елдан-ел артуы әлеге максатка ирешә алу турында сөйли. 

Фотоларда: конкурс мизгелләре. 
Рафаэль Рәкыйпов фотолары

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев