Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Милли киемнәр, милли сыйлар, күркәм традицияләр

Түбән Кама Халыклар дуслыгы йорты 10 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Шул хөрмәткә һәм, әлбәттә, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан да, этномәдәни фестиваль узды. 

Бу көнне Халык иҗаты йорты фойесы дистәләгән милли берләшмәләр өчен уртак йортка әйләнде. Теләсә кайсы милләтнең күркәм традициясе буенча, бәйрәм кунакларын сый өстәлләре каршы алды. 

Милли берләшмәләр вәкилләре — татарлар, башкортлар, үзбәкләр, таҗиклар, әрмәннәр, чувашлар, удмуртлар, дагыстанлылар үзләренең милли сыйларын әзерләгәннәр — артык зур булмаган мәйданда чын гастрономик сәяхәт ясарга мөмкинлек булды. 

Биредә шулай ук татар халкының милли ризыкларына багышланган өстәл дә бар иде. Анда Бөтендөнья конгрессының Түбән Кама бүлеге «Ак калфак» җәмгыяте ханымнары милли ризыкларыбызны тәкъдим иттеләр.

Гамәли сәнгать, чигү, рәсем сәнгате буенча осталык дәресләре дә оештырылды. Теләгән һәркемне милли һөнәрләргә өйрәттеләр.

Мондый бәйрәм халык иҗаты чыгышларыннан башка гына мөмкинме соң?! Халыклар бердәмлеге көне һәм Түбән Кама Халыклар дуслыгы йортының 10 еллыгына багышланган бәйрәм концерт залында дәвам итте, сәхнәдән шәһәр халкын муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Рамил Муллин котлады. «Бердәмлек һәм иҗат һәрвакыт дәвам итсен. Бу күркәм традицияләрне, тарихны буыннан-буынга тапшыру мөһим. Мин әлеге эшләрдә башлап йөрүче барлык җитәкчеләребезгә, милли берләшмәләргә рәхмәт белдерәм», — диде ул. 

Бәйрәм уңаеннан оештырылган бу махсус чарага Казаннан зур делегация килде. Алар арасында Татарстан икътисад министры урынбасары Гөлназ Исмәгыйлева да бар иде. Ул хезмәттәшләре белән бергә Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләренә, милли берләшмәләр вәкилләренә, халык ансамбльләре җитәкчеләренә һәм артистларына Рәхмәт хатлары тапшырды. 

Барлык котлаулардан һәм бүләкләүләрдән соң сәхнәгә иҗат коллективлары чыкты. Алар үзләренең матур җыр-биюләре белән бәйрәмгә ямь өстәделәр

Алмаз Кашаев
Илья Челноков фотолары

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев