Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Метеоролог татарстанлыларның Яңа елны карсыз каршы алуга шикләнүләренә җавап бирде

Белгеч атмосфера басымының көчле үзгәрүе турында кисәтте, ул 15 мм га «төшәчәк».

Якындагы көннәрдә Татарстанда кар явачак. Ноябрьдә явым-төшем нормасы арттыгы белән үтәләчәк, ә җирдә, ниһаять, кар катламы формалашачак. Бу хакта югары уку йорты медиапорталы КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм экология кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиевка сылтама белән хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Синоптик мәгълүматлары буенча, 20 ноябрьгә республикада һава торышы ниһаять климат нормасы белән туры килде. Әмма аномаль җылылык аркасында моннан ике атна элек кенә дә төбәктә явым-төшем булмады.

«Якындагы тәүлектә безнең территория көньяк циклон йогынтысында калачак, — дип аңлатты белгеч. — Бу тирән циклон, ул безгә якындагы төндә явым-төшем алып килә. Явым-төшем кар булып явачак, шулай итеп кар капламы формалаша».

Әүһәдиев билгеләп үткәнчә, сишәмбе, 21 ноябрьдә, шулай ук чәршәмбе көнне дә кар явачак. Ике көндә Татарстанда 15 мм га якын явым-төшем булыр дип көтелә. Шуңа күрә республикада яшәүчеләргә аларны карсыз Яңа ел көтә дип куркырга кирәкми, дип ышандырды ул.

Моннан тыш, белгеч атмосфера басымының көчле үзгәрүе турында кисәтте, ул 15 мм га «төшәчәк».

Якындагы көннәрдә һава торышы тотрыклана, −10 градуска кадәр кырау атна ахырында гына төшә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев